Казанда спорт мәктәпләрен үзгәртеп корырга исәпләре. Бокс, өстәл теннисы, чаңгы, дзюдо, спорт һәм көрәшнең көнчыгыш төрләре, гимнастика һәм акробатика буенча махсус мәктәпләр булдырырга җыеналар.
Башкаладагы тугыз зур муниципаль спорт объектлары базасында физкультура-спорт берләшмәләре булдырылачак. Аларның составына структур бүлекчәләр сыйфатында шушы мәйданчыкта шөгыльләнүче спорт мәктәпләре керәчәк. Әлегә аларда шөгыльләнүчеләр, мәктәпнең милеккә хокуклары булмаганлыктан, объектның матди-техник базасы, шул исәптән тренажер залы, бассейны, автобус паркыннан тулысынча файдалана алмый. Ә ки ләчәктә спорт мәктәпләре учреждение штатына әйдәп баручы спортчыларны эшкә дә кабул итә алачак. Муниципаль бирем кысаларында, спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләргә тренировка өчен элеккеге урыннар да бушлай кулланылачак. Тренировка урыннары географиясен киңәйтү буенча эш алып барылачак.