Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Узган гасырның 30 нчы елларында әдәбиятта, музыка сәнгатендә талантлы яңа исемнәр барлыкка килде.
Утызынчы еллар ахырында яңа исемнәр күренде. Әдәбиятта — Муса Җәлил, Гомәр Бәширов, Гадел Кутуй, музыка өлкәсендә композиторалар — Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Фәрит Яруллин. Кәрим Тинчурин исемендәге театрда профессиональ музыкага нигез салган Сәйдәшев яңа талантларны ача – шуларның берсе Галия Кайбицкая.
Музыка мәктәпләре, опера һәм балет театры ачыла. Шул ук вакытта дөньяда сугыш турындагы шомлы хәбәрләр дә тарала башлый.