Коронавирус пандемиясе чорында ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең эше күпкә артты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү бригадалары эшчәнлеге белән танышты.
Ул Казандагы бер станциядә булды, медицина хезмәткәрләре белән аралашты. Республика Президентына COVID симптомнары белән авыручыларны йөртү өчен машиналарның ничек җиһазландырылуын күрсәттеләр. Иминлекне, шул исәптән хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү һәм һәр чакырудан соң автомобильләрне дезинфекцияләү чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов станциянең диспетчерлык хезмәтен карап чыкты һәм медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.