Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыклары белән онлайн-киңәшмә уздырды. Анда видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Путин билгеләп үткәнчә, Россия медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин итү күрсәткечен шактый яхшырткан.
Коронавирусны дәвалау өчен кирәкле дару препаратларын җитештерү нульдән башланды. Ел башында ИВЛ аппаратлары аена 70 берәмлеккә якын җитештерелсә, май аенда 2500 гә кадәр артырга тиеш. Саклагыч битлекләр җитештерү тәүлегенә 8,5 миллионга җиткән. Инфекцияне ачыклау өчен көнгә 150 меңгә якын тест үткәрелә. Апрель ахырына 100 мең данә саклагыч костюмнар эшләп чыгарылган. Май аенда алар 150 меңгә кадәр җитәчәк. Әмма дефицит саклана. Владимир Путин пандемиянең авыр нәтиҗәләрен бетерү һәм начар эпидемиологик хәлдән чыгу буенча яңа гамәлләр планын эшләргә кушты.