Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты. Катгый таләпләр 12 майга кадәр сакланачак. Бу хакта Президент туры эфир барышында хәбәр итте.
«Май бәйрәмнәре арасында болай да күпләр отгуллар, отпуск ала иде. Ә бу шартларда бу өч көндә эшкә чыгу бигрәк тә куркыныч. Ул өч көнне дә исәпкә алып, 11 майны кертеп, бу көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итәм. Ләкин профилактика чаралары төгәл үтәлергә тиеш», — диде Владимир Путин.
Иң элек эшләми торган атна итеп, 30 марттан 6 апрельгә кадәр көннәр билгеләнгән иде. Аннары Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.
Россия Президенты эшен, керемен югалтканнарга, һичшиксез, ярдәм булачагын әйтте. «Зыян күргән предприятиеләргә, эш урыннарын сакларга, аякка басарга булышырбыз. Мондый ярдәм чаралары гел өстәлеп, киңәйтелеп торачак. Ә хәзер коткарылган һәр гомер безгә ышаныч өсти. Эпидемияне чигенергә мәҗбүр итәчәкбез, тормыш, һичшиксез, җайланачак. Аны мөмкин кадәр тизләтү безнең кулларда», — диде.