Covid-19 таралуны кисәтү сәбәпле, быел Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә традицион салют күчереләчәк. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр. Татарстан җитәкчелеге Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 9 майга планлаштырылган бәйрәм салютын гамәлдән чыгару турында карар кабул итте», диелгән хәбәрдә.
Салют- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уздыру көнендә булачак. Көне соңрак игълан ителәчәк», дип ачыклык керттеләр оператив штабта. Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин Җиңү парадын һәм 9 Майга багышланган башка массакүләм чараларны үткәрүне, күчерергә күрсәтмә биргән иде.