Без Татарстанда туып-үскән Советлар Союзы Геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге каһарман — батыр очучы Александр Максимович Беркутов. Герой күккә күтәрелгәнче, берничә төр коралны үзләштерергә, артиллерия полкының кече командирлар курсларын тәмамларга, Халхин тавында, совет-фин сугышында катнашырга өлгергән.
Каһарманның гомер юлы Балык Бистәсе районында башлана. Биредә мәктәпне тәмамлый, ә соңрак гаиләсе белән Ярославль өлкәсенә күчеп китә.
1931 елда үз теләге белән Кызыл Армия сафларына китә. Артиллерия полкы курсларында укый, укчылар полкында кораллар буенча командир булып хезмәт итә. Ә 1933 елда язмышында кискен үзгәреш була. Александр Максимовичны очучылар әзерләү мәктәбенә сайлап алалар. Бөек Ватан сугышы башланганда ул тәҗрибәле очучы, Халхин тауда һәм Финляндиядә көрәшкән өчен бүләкләр белән бүләкләнгән була. 1940 елда эскадрон командиры итеп билгеләнә. Тик сугыш башлануга Александр Максимовичны фронтка җибәрмиләр. Тылда очучылар әзерли. Күп санлы рапортлардан соң гына, максатына ирешә – Төньяк-Кавказ фронтында атучылар авиация полкын җитәкли. Самолетта очканда, Бәркетовка тиңнәр булмый Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, бөркет кебек кыюлык күрсәтә. Курыкмыйча дошман самолетларына һөҗүм итә, һавадан танкларны бомбага тота.
4 очыш вакытында Беркутов төркеме 9 танкны, 18 автомашинаны, 4 зенитканы, 100дән артык солдатны һәм офицерны юк итә. 42 елның октябрь башында майор Беркутовның самолетына тигезсез көрәштә ут каба. Канга баткан очучы саолетны үз җиренә төшереп утыртырга өлгерә. Ул шулай берничә кат яралана, дәвалангач, очышларын дәвам итә. Рәсми документларда аның казанышлары һәм батырлыклары турында мәгълүматлар сакланган. Өч йөздән артык хәрби очыш ясаган, 70тән артык һава сугышында катнашкан. Советлар Союзы Герое исеменә, Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, Бөек Ватан сугышы орденнарына лаек булган. 46 елда запаска китә. Гомерен калган өлешен диңгез буенда, Краснодар краенда үткәрә. Автомәктәпне җитәкли, шәһәр Советы депутаты була. 62 елда вафат була. Туган Татарстанында, кече Ватаны Балык бистәсе районында бөек каһарман турындагы хатирәләрне кадерләп саклыйлар. Болгардагы Геройлар аллеясында Александр Беркутовка бюст куелды.
Эльмира Җәләева, Фәнис Мөхәммәтов.