Татарстанда 30 апрельдән соң коронавируска каршы көрәш чараларын озайтсалар, Казан федераль университетында читтән торып укучылар җәйге сессияне онлайн режимда тапшырачак.
Уку йорты барлык юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча читтән торып укучылар өчен электрон мәгълүмат-белем бирү тирәлеген һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, зачет-имтихан сессияләре уздырырга әзер. Университетның читтән торып белем бирү бүлегендә 39 юнәлеш буенча 91 төп һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге белгечлекләр буенча барлыгы 4 885 студент белем ала, шуларның 551е чыгарылыш курсларында укый. Читтән торып укучы студентлар өчен җәйге зачет-имтихан сессиясен апрель ахырыннан июнь ахырына кадәр үткәрү планлаштырыла.