Быел Татарстанда «Урманнарны саклау» төбәк проекты буенча урман янгыннарын сүндерү өчен ике яңа станция барлыкка киләчәк. Ул «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Яңа станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырыла. Шулай ук 2020 елда урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак.
Болар — тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма. Хәзер янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыкларындагы 2нче типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» карамагындагы 3нче типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә. Республикада урманнар 1 миллион 271 мең гектар мәйдан били. Бу барлык территориянең 17,5 проценты. Татарстанда 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак