+7(843)222-06-20 Күпфункцияле үзәк офисларына бару өчен казанлыларга цифрлы рөхсәт алырга кирәк. «Минем документлар» бүлекчәләрендә хезмәтләр өйдән чыгуга махсус рөхсәт булган очракта гына күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел өйдән чыгу өчен максатлар исемлегендә унынчы максат барлыкка килде –күпфункияле үзәккә һәм пенсия фонды бүлекләренә бару. Цифрлы рөхсәтне смс-хәбәр ярдәмендә яки сайттагы шәхси кабинет аша алырга мөмкин. Цифрлы рөхсәт булу күпфункцияле үзәк офисларына керү урынында тикшерелә. Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле үзәк офислары алдан язылу буенча эшли. Татарстан халкы 222-06-20 телефоны буенча кабул итүгә языла ала, яисә Республиканың дәүләт хезмәтләре порталына электрон чиратка басарга мөмкин.