Быел Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме 26 нчы апрельдә көндезге сәгать 12дә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Интернетта башланачак, аңа “шигырь бәйрәме” хештегы белән кушылып булачак.
Алдагы елларда шигырь бәйрәме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында Габдулла Тукай һәйкәле мәйданчыгында үтә иде. Быел, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Тукай һәйкәле янына халык җыелмаячак. Шуңа күрә бу көнне шагыйрьләр шигырьләрен видео белән юллаячак, шигърият бәйрәме социаль челтәрләрдә барачак. Флешмобта шагыйрьләр, яшьләр дә катнаша ала. Видеоязмаларны “Шигырь бәйрәме” һәм “Тукай туган көн” хештеглары белән урнаштырыга кирәк. Моннан тыш, бәйрәмгә Татарстан мәдәният учреждениеләре дә зур тематик онлайн-программа әзерли. Акция ахырында актерлар «Туган тел» җырын башкарачак.