Һәр ел саен 26 апрель көнне Казанның Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында концерт уза иде. Быел ул унбишенче тапкыр һәм онлайн форматта була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Чараны 14.00 сәгатьтә «ВКонтакте» челтәрендә, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең рәсми төркемендә карап булачак.
Концерт алдыннан шәһәрнең мәктәп укучылары һәм югары йортлары студентлары татарлар белән бәйле Казанның урыннарында квест уза. Онлайн-квестның җиңүчеләре дә 26 апрель көнне игълан ителәчәк.