Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 65 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«20 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана. Өйдәгеләрнең авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза», — дип аңлатты Галимова.
Шул ук вакытта, агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, 19 очрак читтән кертелгән, ә 46 кеше аралашу юлы белән йоктырган. Авыручылар арасында җидесе балигъ булмаган бала.
Инфекциялеләр аеруча Казанда күп ачыкланган — Татарстан башкаласында 21 кеше авыру йоктырган. Чүпрәле, Нурлат һәм Теләче районнарында дүртәр, өчәр очрак — Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Камада, Кукмара һәм Сарман районнарында, икешәр очрак Алабуга һәм Тәтештә, Балтач, Буа һәм Саба районнарында теркәлгән. Берәр очрак Әлмәт, Лениногорск һәм Чистай, Азнакай, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Тукай районнарында ачыкланган.
Covid-19 авыруыннан өч кеше савыккан. Аларның берсе Казанда һәм икесе Чаллыда, дип өстәде Лилия Галимова.