Республикада аз керемле гаиләләрдән булган мәктәп укучыларына бушлай азык-төлек җыелмалары таратыла. Җыелмаларны формалаштырганда ата-аналарның теләкләре һәм мәктәп туклануының баланслылыгы буенча Роспотребнадзор таләпләре исәпкә алынды. Әйтик, Түбән Кама шәһәре мәктәп укучылары да азык-төлек җыелмаларын алды. Мондый ярдәм шәһәрдә, аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле, өч меңнән артык кешегә күрсәтеләчәк.
Гөлназ Юнысова — өч бала анасы. Шуларның икесе мәктәптә белем ала — алар түләүсез туклану хокукына ия. Бүген хатын-кыз тиешле азык-төлек җыелмасы артыннан килә, мондый ярдәм — бик урынлы, ди түбәнкамалы.
Азык-төлек җыелмасына озак саклана торган продуктлар — ярмалар, көнбагыш мае, соклар һәм макарон ризыклары керә. Мондый пакетлар шәһәр һәм район мәктәпләренә җибәрелә, анда аны сыйныф җитәкчеләре алдан төзелгән график буенча тарата.
Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе “Безнең төп бурыч — азык-төлек пакетларын түләүсез туклану белән тәэмин ителгән өч меңнән артык укучыга җиткерү. Мондый ярдәм аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә күрсәтелә”,- ди Айдар Фәретдинов. Мәктәп укучыларының дистанцион рәвештә укулары дәвам итә — алар кабат парта артына кайчан утырачагы, әлегә билгесез. Читтән торып уку вакытын озынайтсалар, бушлай тукланучы балалар азык-төлек пакетлары белән янә тәэмин ителәчәк.