Татарстан сөт җитештерүдә алдынгы позицияне саклый. Ә Әтнә районы республикада лидерларның берсе. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан җирле терлекчелекне үстерүгә 1 миллиард 200 миллион сум субсидия биреләчәк.
Сөтчелек комплексы кырмыска оясын хәтерләтә. Эш туктап тормый. Малларның муенчагы аша барлык мәгълүматлар автомат рәвештә компьютерга яки телефонга керә. Заманча техника сыерның сәламәтлеген күзәтеп кенә калмый, ә сыер савучыларны да алыштыра ала.
Баш зоотехник Раил Шәвәлиев, баш зоотехник: «1419 баш сыер күз алдыбызда. Без роботлар сыерларның сакланышын яхшыртуда бик ярдәм итәр дип өметләнәбез. Һәм, әлбәттә, лактацияне озайтырга.»
Сыерларның сәламәтлеге турында җирле ветеринарлар да кайгырта. Лабораториядә азыкның сыйфаты тикшерелә. Бөртекле азыкны төрле күрсәткечләр буенча карыйлар. Сыерларның рационы туклыклы файдалы булырга тиеш.
Әтнә районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов: «таләпләр бик югары һәм берничә күрсәткеч белән генә моны эшләү бик авыр. Бездә лабораториядә азык 30 күрсәткечкә тикшерелә. Һәм бу тәүлек дәвамында эшләнә. Бу бик уңайлы. Беркая да терлек азыгы җибәрергә кирәкми.»
Бу терлекчелек комплексын сигез ай эчендә сафка бастырганнар. Хәзер икенчесе салына. Хуҗалыкта өч мең баштан артык савым сыеры бар. Фермерлар вәгъдә ителгән субсидияләрне көтә. Алынган акчаларны терлекләр өчен азык цехы һәм автоматлаштырылган техника өчен запас частьлар сатып алуга тотарга исәпләре.
«Ленин исемендәге нәсел заводы» хуҗалыгы рәисе Илгиз Хәйруллин: » хәзер дәүләт тарафыннан терлекчелек комплексына зур ярдәм күрсәтелә. без гомуми бәянең 25 процентын алырбыз дип өметләнәбез,һәм республика программасы бездә 60ка 40. кырык проценты авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кире кайтарыла.»
Әтнә районы-сөт җитештерү буенча республикада лидерларның берсе. Һәр сыердан 30 литрга кадәр сөт савыла. Махсус система аша сөт җитештерү турындагы мәгълүмат республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җиткерелә. Хәзер сөтчелекТатарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр бер миллионнан артып китә. Дөньякүләм вакыйгаларга бәйле рәвештә, бу — азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче тармак буларак аеруча әһәмияткә ия. Бүлеп бирелгән дәүләт субсидияләре терлекләрнең баш санын арттыруга тотылачак.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин.