Бүген Ислам дөньясында олуг вакыйга – изге Рамазан ае башланды. Мөселманнар Уразага керде.Татарстан мәчетләре ай дәвамында онлайн режимда эшләячәк, тәравих намазлары да өй шартларында гына укылачак. Быелгы Рамазан ае тагын нәрсәләре белән үзенчәлекле булачак, дин әһелләре нәрсәләр тәкъдим итә? Киләсе репортажда.
Мәчетләр ойлайн режимда эшли. Галиев мәчетенең зал уртасына камера куелган. Шуннан һәр көнне имамнар Коръән сүрәләрен укыячаклар. Быел, Рамазан аенда беренче тапкыр мәчетләрдә җәмәгать намазлары укылмый, ифтарлар оештырылмый.
Мәчетләр сәдака бирергә килүчеләр өчен генә ачык булачак. Мохтаҗларга СМС хәбәр аша да булышырга мөмкин. 7715 номерына “Ифтар сүзен язып, сумманы күрсәтеп” хәбәр җибәрергә кирәк. Татарстанда ифтар да башкача уза. Ул ай буена дәвам итә. Азык-төлекне мохтаҗларга китереп бирәчәкләр.
Үзгәрешләр Ураза гаете бәйрәменә дә кагылачак. Гаетне дә өйдә каршылау ихтималы булырга мөмкин. Имамнар дин кардәшләребезне хәлне дөрес аңларга һәм үз изоляция режимын сакларга чакыра. Мөфти әйткәнчә, Ураза болай да сыналу вакыты, ә Аллаһы тәгалә сабырларга сабырлык бирә, түземнәргә көч-дәрман өсти.
Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов.