Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү проектын дәвам итә. Узган атнада сез Каролина Варламовага булышкан идегез, барыгызга да зур рәхмәт. Бүген яшь ярымлык Тимур Шакиров тарихы. Малайның тумыштан иммун системасы бозылган. Дәвалау өчен кыйммәтле дару кирәк.
Кечкенә Тимурның туклану рационына көн саен кишер дә керә. Яраткан ризыгы сәламәтлегенә файдалы. Малай еш авырый, сәбәпсез тән температурасы күтәрелә. Табиблар иммун системасында тумыштан тайпылыш тапканнар.
Тимурның әнисе Лилия Миңнебаева:»хәзер аңа уколлар кирәк, аларны без мөстәкыйль сатып ала алмыйбыз. дарулар ташламалы исемлеккә кертелмәгән. Без матди ярдәмгә мохтаҗ, ярдәм бик кирәк.»
Тимурга кандагы лейкоцитларны арттыручы һәм йогышлы авырулар куркынычын киметүче дарулар ярдәм иткән. Хәле шунда ук яхшыра башлаган, сирәгрәк авырый башлаган. Табибларның әйтүенчә, дәваланудан баш тарткан очракта, малайга авыр йогышлы авырулар яный.
Педиатр Айсылу Яхина: «балада бактериаль йоктыруның югары куркынычы булган иммун һәм кан тамырлары системасы авыруы. Бу аңа даими терапия үткәрүне таләп итә.»
Хәзер Тимурга бер еллык дару кирәк. Ул 500 мең сумга төшәчәк. Әти-әнисе кыйммәтле препаратны үзләре сатып алалмый. Без сезнең белән ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар. 5542 номергына ДЕТИ сүзе белән смс җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова.