Мамадыштагы «Азбука сыра — Сыр әлифбасы» заводы үз продукциясен Казанның медицина учреждениеләренә бушлай китерә башлады. Шулай итеп, алар табибларга көндәлек тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәләр. Ә алдарак предприятие Татарстан сәламәтлек саклау тармагына чит илдән ИВЛ-аппаратлары һәм бронхоскоплар сатып алган иде. Хәйриячеләрнең изге эшләре турында киләсе язмада.
Сөт продукциясенең иң төп ингредиентының чираттагы партиясе производствога керә. Мамадыш «Сыр әлифбасы» заводы өчен алгы планда — ашамлыкның сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле булуы.
Көн саен заводка 400 тоннадан артык сөт керә. Сыйфатын тикшереп, махсус шланглардан агызыла. Пандемия вакытында санитар-эпидемиологик чараларга игътибар көчәйгән. Һәркайда чисталык, тәртип.
«Азбука сыра» компаниясенең Мамадыш шәһәрендәге филиалы директоры Мәксут Әхмәтшин: « Барлык кешеләр дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. һәр өч сәгать саен битлекләрне алыштыралар. элек тә сөт предприятиеләрендә санитар нормаларга карата таләпләр шактый катгый иде.»
Предприятие хезмәткәрләре пандемия чорында да эшне туктатмыйлар. Хәйрия чараларына да керешкәннәр. Мамадыш заводы Казандагы медицина учреждениеләре өчен чит ил җиһазлары: бронхоскоп һәм ИВЛ-аппаратлар сатып алган.
«Азбука сыра» компаниясенең Мамадыш шәһәрендәге филиалы директоры Мәксут Әхмәтшин: » Төп йөкләмә куркынычсызлык тәэмин итүче табибларга йөкләнә. Табиблар авырулар белән нон-стоп режимында эшлиләр. Аларны кайвакыт хәтта өйдә дә күрмиләр, шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә булдык.»
Табибларга өстәмә рәвештә шулай ук үзебездә җитештерелгә сыйфатлы ашамлыклар — сыр һәм майларның иң популяр төрләре дә бирелә. Аларны китерә башлаганнар инде.
Файдалы табигый продуктны 11 медицина учреждениесенә таратачаклар. Шулай итеп пациентларның тормышы өчен көрәшүче табибларга рәхмәт белдерәләр. Казанга 3 тоннадан артык май, атланмай һәм Голландия сыры китерелә. “Янәшәдә ярдәм” дигән республика акциясенә һәркем кушыла ала. Әлеге акцияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.
Регина Сафиуллина, Ренат Сәхибгәрәев.