Ике меңнән артык татарстанлы «Ярдәм» хәйрия фондыннан «Тормыш юлы» проекты ярдәмендә Рамазан аенда кайнар ашлар алачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән бергә өлкәннәргә дә ярдәм булачак. Бу турыда «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов хәбәр итте.
«Тормыш юлы» хәйрия проекты бу елның апрель башында барлыкка килде. Хәйриячеләр һәм волонтерлар үз-үзләрен изоляцияләү һәм сәламәтлек үзенчәлекләре аркасында катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Өстәвенә, ярдәм алучыларның милләте һәм нинди дин тотулары әһәмиятле түгел.Татарстанлылар волонтер була яки фондка матди ярдәм итә ала. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен тулырак мәглүмат фондның рәсми сайтында урнаштырылган.