Казанда Зур юл боҗрасы төзелешендә эшнең яртысы тәмамланды. Бу башкалабыздагы иң озын юлларның берсе булачак. Аның беренче этабын «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2017 елда ук төзи башлаганнар иде. Беренче этап белән бер үк вакытта икенчесен дә төзү эшләре бара. Ике пунктта да юлны вакытыннан алда ачу мөмкинлеге зур. Трасса кайчан ачылыр? Чираттагы репортажда.
Зур Казан юл боҗрасы төзелеше ахырына якынлаша. Хәзер төзелештә параллель рәвештә берничә бригада — юлчылар, яшелләндерү хуҗалыгы һәм метро электр транспорты белгечләре эшли. Соңгылары рельс-шпал рәшәткәләрне җәя, чөнки проект буенча юл машиналар өчен генә түгел, ә югары тизлекле трамвайларга да билгеләнгән. Яшелләндерү хуҗалыгы эшчеләре агачлар утырта, алар биредә меңнән артык булачак, 500 үсенте утыртылган инде. Юл төзүчеләр дә эшнең яртысын тәмамлаган.
ТР “Главтатдортранс” дәүләт учреждениесенең төзелеш буенча директор урынбасары Руслан Мусин: «Без эшләрнең яртысын бетердек. 2 миллиард сумлык эш башкарырга тиеш булсак, 1 млрд 600 миллионны үзләштердек. Соңрак мәйданчыкны юдыртып, юлның кирәкле катламын җәячәкбез.»
Аскы катлам астында барлык коммуникацияләр дә җәелгән, тагын 500 метр озынлыгында яңгыр сулары канализациясе төзекләндереләчәк. Җәяүлеләр өчен җир асты юлын төзиячәкләр.
Беренче этапның озынлыгы – 800 метр, ә икенче этап – 1200 метрдан бераз озынрак. Аның иң катлаулы өлеше – 70 метрлы монолит күпер төзү.
Төзүчеләр бәяләвенчә, эшләр илле процентка башкарылган. Әлегә темпны киметмиләр, тулы составта эшлиләр. Көн саен объектка ике йөздән артык эшче чыга. Юл тармагы стратегик юнәлешкә карый, шуңа күрә коронавирус белән хәл процесска йогынты ясамады, яңгырлар гына кайбер төзәтмәләр кертте. Шулай да ике этапны да төзүчеләр вакытыннан алда тапшырырга ниятли, ә юл боҗрасын ачу датасы 30 июльгә билгеләнгән. Эльмира Җәләева, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.