Бүген аграрийлар алдында гаять тә зур бурычлар куелган. Җирдә дым булган арада, язгы культураларны чәчү эшен кыска срокларда төгәлләргә. Бүгенгесе көндә агрофирмалар һәм крестьян фермер хуҗалыкларында тырмалау эшләре 90% башкарылган. Чәчү эшләре 12123га башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 19% дигән сүз. Бүген язгы бодай, арпа, борчак, терлекләр өчен катнаш азык чәчү эшләре бара. Буа районы Иске Суыксу авылы “Заря” агрофирмасының “Татарстан” бүлекчәсендә дә эш тулы куәтенә бара. Биредә барлыгы 2614га язгы кыр эшләре башкарасы бар. Шуның 300га эш башкарылган.
Фәрит Гыймадиев трактор артына унынчы сыйныфны тәмалагач утыра. Мәктәп елларыннану ук әтисе артыннан ияреп йөргән Фәрит 38ел яраткан эшеннән аерылмый. “Заря” агроирмасының “Татарстан” бүлекчәсендә МТЗ 121 тракторында берүзе чәчү эшләрен алып бара.
Язгы кыр эшләренә алар 1 апрельдә керешкән “Татарстан”лылар дым каплату, тырмалау эшләрен төгәлләгәннәр.Күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар да кертелгән. Бүген га арпа чәчү белән мәшгульләр. Тиздән терлекләргә катнаш азык чәчәргә керешәчәкләр. Басуда эш билгеле бер тәртиптә алып барыла. Иң элек чәчәсе җирне махсус техника белән эшкәртеп чыгалар. Әзер дымлы җиргә орлыкларны чәчкәч, артыннан ук аны катоклап та баралар. Фәнис Рәҗәпов 1986 елдан бирле әлеге тракторда. Язның иртә килүе, басуларның тиз өлгерүе техниканың ватылуына да китерми ди механизатор.
Татарстан бүлекчәсендә 563га көзге уҗым культуралары, 943га күпьеллык үлән утыртылган. Язгы кыр эшләрен дә кыска срокларда башкарып чыгарга исәпләре.
Бүгенгесе көндә агрофирмалар һәм крестьян фермер хуҗалыкларында тырмалау эшләре 90% башкарылган. Чәчү эшләре 12123га башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 19% дигән сүз. Бүген язгы бодай, арпа, борчак, терлекләр өчен катнаш азык чәчү эшләре бара.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.