Россия төбәкләрендә коронавирус белән көрәшкә сәламәтлек саклау системасының әзерлеге турында фикер алыштылар Хөкүмәт каршындагы инфекция таралуга каршы көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышын Михаил Мишустин үткәрде. Видеоконференция режимында анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Исегезгә төшерәбез, регионнарга койка фондын яңадан профильләштерү өчен 33 млрд.сум акча бүлеп бирелгән.
….
Татарстанда коронавируска каршы өстәмә чаралар кертү турында мәгълүм булды. Хәзер Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр карантинга җибәрелә. Карарны Россия премьер-министры имзалады.
Әлегә кадәр мондый кагыйдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләргә генә кагыла иде. Ике атналык мәҗбүри изоляциягә меңнән артык кеше җибәрелгән. Шундый ук принцип илнең башка субъектларынан килгән гражданнар өчен дә гамәлдә булачак. Аларны аэропортта, тимер юл вокзалларында һәм субъектлар чикләрендә ачыклаячаклар.
…
Иннополиста ел ахырына кадәр икенче балалар бакчасы һәм мәдәни үзәк төзергә планлаштыралар. Бу хакта аерым икътисадый зонаның Күзәтчелек советы утырышында билгеле булды.
Аны онлайн режимында республииика президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Иннополиска яңа компанияләр килә. Президент 7 миллиард сумнан артык инвестицияләр белән 12 яңа резидент һәм партнер проектларын хуплады.