#МИНЕМ ТУКАЙ
Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Минем Тукай» дип аталган флешмобы дәвам итә. Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм республикада уздырыла торган туган тел ункөнлеге кысаларында үтә.Флешмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеоязмагага төшереп, МИНЕМТУКАЙ хештегы белән Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга тиеш. Бүген исә, бөек шагыйрнең шигырләрен якут һәм башкорт телләрендә тәкъдим итәбез.
Яна Стручкова Россия фәннәр Академиясенең Филология институты аспиранты (Новосибирск шәһәре)
Айнур Айдаров Башкортостан