Татарстан сөт җитештерүдә Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияләрне саклый. Ә һәр сыердан иң күп сөтне Әтнә районы хуҗалыклары сава. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан савым сыерларының баш санын арттыруга 1 миллиард 200 миллион сум субсидия биреләчәк.Әтнә районыннан-безнең ркепортаж.
Биредә барысы да заманча. Һәр сыерның үз паспорты бар. Муенчак аша компьютерга яки телефонга хайван турында барлык мәгълүматлар тапшырыла. Ә махсус азык үзәге сыерларны баланслы тукландыруны тәэмин итә.
«Тукай» җәмгыяте баш зоотехнигы Фәнис Сурматуллин: «Биредә барысы да автоматлаштырылган. Сыерлар шушы карусельдә савыла – ул районда бердәнбер. Вакытны да, көчне дә янга калдыра.»
Ветеринар Илдар Сабиров: «Тукай» терлекчелек комплексы өч ел төзелде. Хәзер биредә ике мең биш йөзгә якын терлек исәпләнә. Фермерлар вәгъдә ителгән субсидияләрне бирүләрен көтә. Алынган акчаларны комплектлау материалларына, сервиска һәм автоматлаштырылган техникага хезмәт күрсәтүгә тотарга планлаштыралар.»
Әтнә районы — сөт җитештерүдә лидер. Һәр сыердан 30 килограммга кадәр сөт савалар. Махсус цифрлы система аша сөт җитештерү турында мәгълүмат тиз арада республика авыл хуҗалыгы министрлыгына җиткерелә. Хәзер сөт терлекчелеге -Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Хәзерге дөньякүләм катлаулы вәзгыять шартларында, ул азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче тармак буларак аеруча әһәмияткә ия. Бүлеп бирелгән дәүләт субсидияләре терлекләрнең баш санын арттыруга тотылачак.
Ралина Абрамова, Сергей Павлухин.