Коронавирус таралу вәзгыятенә бәйле шартларда, көндәлек яшәешебездә күп кенә үзгәрешләр булды. Авыруга каршы тору юнәлешендә республикабызда күп кенә чаралар күрелә, без алар белән сезне даими таныштырып барабыз. Ә аерым төбәкләрдә, шәһәр-район җирлекләрендә яңа шартларга ничек яраклашалар, яшәү шартларын яхшырту, кешеләр иминлеген булдыру өчен нәрсәләр эшләнә? Шул уңайдан Без “Ни хәлләрдә яшәп ятасыз” дигән яңа сәхифә ачып җибәрәбез. Урыннардагы хәлләргә, төрле чараларга шушы җирлек җитәкчеләре, белгечләр ачыклык кертәчәк. Беренче маршрутыбыз – Балтач районы.