Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел-Днепр компанияләре төркеме башлыгы белән очрашты. Медицина товарлары складлары төзү турында фикер алыштылар. Алар Казан-Экспо һәм логистика үзәкләре территориясендә барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук Президент компания җитәкчелегенә Кытайдан битлек һәм аларны җитештерү өчен җайланмалар китерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бакча сезонына әзерлек буенча да фикер алышты. Бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын тәртипкә китерү өчен 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Президент бакчачыларны барлык саклык чараларын үтәргә чакырды.
Татарстанда он белән проблема юк, — дип сөйләде брифингта вице – премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров. Ел башыннан республика икмәк пешерүчеләргә 30 миллион сумга якын акча түләгән. Кибетләрдә азык-төлекнең булуына даими мониторинг алып барыла.