8-800-444-16-70 Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры экранда күрстелгән.
Әлеге кайнар линиягә гражданнар, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә шалтырата ала. Терлекчелек, игенчелек, механизация, азык-төлек базары һәм башка мәсьәләләр хакында консультация алырга, шулай ук үз шикаятьләреңне, тәкъдимнәреңне дә калдырырга мөмкин.
Телефон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – иртәңге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр эшли.