Түбән Камада иҗат итүче «Илһам” ансамбле – вакытны җырлап үткәрергә, театр артистлары –спектакльләр карарга чакыра. Болар барысы да интернет челтәре аша оештырыла. Шулай коронавирус кешелек дөньясына зур үзгәрешләр кертә. Ләкин түбәнкамалылар моңаеп утырмый. Онлайн чараларда бик теләп катнашалар.
«Нәзер», «Бүре каны», «Яра» спектакльләре – хәзер тамашачылар яраткан артистларының чыгышларын интернет аша гына карый алалар. Моның өчен Туфан Миңнуллин театрның ютуб каналына керергә кирәк. Труппа җитәкчесе сөйләвенчә, илдәге вакыйгалар килеп чыгу сәбәпле, алар тамашачыга күп кенә әсәрләрне күрсәтә алмый калалар. Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 8ләп премьера һәм тагын 10 пьеса.
Өйдә күңелсезләнеп утырмас өчен, “Илһам” ансамбле вакытны җырлап үткәрергә киңәш итә. Моның өчен яраткан әсәрегезне башкарып, видеога яздырырга һәм үзегезнең инстаграм битенә куярга кирәк. Җырлыйм Илһам белән хештыгын билгеләргә дә онытмагыз. Иң күп лайк җыйган автор концертка чакыру билеты белән бүләкләнәчәк.
Онлайн чаралар исемлеген Кызыл Чапчак мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган шигырь бәйгесе дә тулыландыра. Инстаграм челтәрендә авылдашлар сүз осталыкта көч сынаша. Күпчелек әсәрләрнең темасы – Бөек Җиңүгә багышланган.