Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика клиник хастанәсенең интенсив терапея автоном блогын карап чыкты. Блок авыр хәлдәге 7 пациентка исәпләнгән, ИВЛ аппаратлары һәм канны кислород белән тәэмин итү өчен җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ситуацион үзәкнең эше белән дә танышты, анда табиблар онлайн режимында Татарстанның башка хастаханәләрендә барлык авыр пациентлар буенча консилиумнар үткәрәләр. Президент клиника табиблары белән аралашты.
Шулай ук президент район башлыклары белән киңәшмәдә чит төбәкләрдән килеп эшләүчеләрне карантинга җибәрергә тәкъдим итте.
Чөнки бездә күп кеше вахта ысулы белән эшли. Президент белән Роспотребнадзор җитәкчесе дә килеште, күрше төбәкләрдә вәзгыять киеренке, Татарстанга инфекция кертү куркынычы саклана.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов «Татнефть»Директорлар советы утырышын уздырды. Бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм май аена бюджет расланды. Еллык гомуми җыелышны 17 июньдә читтән торып тавыш бирү формасында үткәрергә тәкъдим ителде.