Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатыннан, өзлексез режимда эшлиләр. Бу көннәрдә Лаеш районының “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кооперативында да кызу эш кайный. Изге Рамазан аена хәләл ашамлыклар әзерлиләр.
2018 елда предприятие кош итен эшкәртүгә җайланма сатып алу өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын откан. 30 миллион сум акча эшне «Хәләл» стандартлары буенча оештыруга тотылган. 40тан артык эш урыны булдырылган.
Кооперативның терлек чалу цехы, ит эшкәртү мәйданчыгы, логистика үзәге, продукция саклау складлары бар. Үрдәк итеннән төрле хәләл казылыклар, сосискалар, паштетлар, ысланган һәм какланган продуктлар әзерләнә.
Предприятиедә эш көне гадәттәгедән иртәрәк башлана. Персонал су процедураларын узмыйча эшкә тотынмый. Махсус комбинезоннарәр, күзлекләр, битлекләр, перчаткалар кияләр, антисептиклар кулланалар. Битлекләрен алыштырып торалар. Эшләгәндә 2 метр ара калдырып басалар. 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр, хезмәт хаклары сакланган килеш, эштән азат ителгән.
Предприятиедә һәр 2 сәгать саен бинаны кварцлау процедурасы уздырыла. Бирегә үтеп керә торган һава фильтрлана. Фаршка файдалы бактерияләр өстәлә. Алар зарарлы бактерияләргә таралырга мөмкинлек бирми.
Хәзер хәләл ашамлыкларга сорау зур. Изге Рамазан аенда бигрәк тә. Үрдәк ите бөтен Россия буйлап сатыла. Франция, Бельгия, Германия, Швейцария, башка чит илләр белән дә сөйләшүләр алып барыла.