+7(843)223-07-79
Бүген 20 нче апрельдә Россиядә донорлар көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Казан донорлары Республика кан үзәгенә һәм Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру бүлегенә бушлай барып кайта ала. Моның өчен махсус промокод алырга кирәк. 223-07-79 телефоны буенча Республика кан үзәге регистратурасына шалтырата аласыз. Язылу дүшәмбедән җомга көнгә кадәр иртәңге сәгать сигезенче яртыдан, көндезге сәгать өчкә кадәр үткәрелә.
Хәзер Кан үзәге көчәйтелгән санитар-эпидемиологик реңим шартларында эшли. Исегезгә төшерәбез, 18 яшьтән өлкәнрәк, 50 килограммнан да ким булмаган авырлыктагы һәм тискәре күрсәткечләре булмаган һәр кеше донор була ала. Үзегез белән паспорт алырга кирәк. Узган ел елда татарстанлылар 50 тоннадан арык кан тапшырган, һәм шуның белән 35 меңнән артык пациентка ярдәм иткәннәр.