Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 10 очрак читтән кертелгән, калганнары контактлы юл белән йоктырган.
Чирләүчеләр арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр иң күбе — 18 кеше, шулай ук 18 яшькә кадәрге ике кеше бар, икесе — 18дән 30га кадәр, алтысы — 50дән 60ка кадәрге яшьтәгеләр, калганнары 60тан өстәге өлкәннәр.