Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР ның 100 еллыгы. Бик мөһим, чын мәгънәсендә истәлекле даталарны билгеләп үтәбез. Ләкин катлаулы вәзгыятькә карамастан,бу олуг вакыйгаларны онытмаска кирәк. Казанда 30-га якын автобус Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм быел билгеләп үтелә торган ТАССРның 100 еллыгы символикасы белән бизәләчәк. Бу эшкә бер атна элек керешкәннәр инде.
Логотиплар 13 автобусның 5-6-сына төшерелде инде. Брендланган автобуслар төрле маршрутларда йөриячәк.Әлегә Татарстан башкаласында шул рәвешле 30-га якын автобусны бизәү планлаштырыла.