Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады.
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка — бирергә тиеш.
Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу таләп ителә.
Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.