Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында 4 меңнән артык административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Белешмә яки смс-кодтан башка өйдән, фатирдан бары тик якындагы кибеткә, этләрне урамда йөртү яки ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен генә чыгарга мөмкин. Патруль эшен хәбәрчебез дә күзәтте.
Карантин вакытында автобуста йөрү өчен билет яки транспорт картасы гына җитми. Кешеләр күп йөргән урамнарда җәмәгать транспортын ЮХИДИ инспекторлары тикшерә. Йөртүченең дә, барлык пасажирларның да документларын карыйлар.
Һәр кешедә диярлек эш бирүчедән белешмә бар. Байтак предприятиеләр — чикләүләр белән булса да, эшләүләрен дәвам итәләр. Тикшерү вакытында инспекторлар битлекләрне салмаска, перчаткалар киеп йөрергә киңәш итә.
2590 номерыннан алынган смс-код урамга чыгуга рөхсәт итә. Министрлык мәгълүматлары буенча, системада миллион кулланучы теркәлгән, бирелгән кодларның гомуми саны 4 миллионга якын.
Шәһәр читендәге дача йортына бару система кулланучылары арасында иң популяры. Шәһәргә керү һәм чыгу