Чаллының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шәһәр мәдәният идарәсе ярдәме белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #ЧелнычитаетТукая #ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрде. Флешмоб виртуаль рәвештә уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Флешмобта катнашучы «ВКонтакте»да #ЧаллыТукайныукый төркеменә кушылырга тиеш. Анда катнашу өчен Габдулла Тукай әсәрен китаптан укыганны яки яттан сөйләгәнне видеога яздырырга һәм Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендәге битегезгә урнаштырырга кирәк. Видеоязма бер минуттан артмаска тиеш. Флешмобта катнашучыларның чыгышлары индивидуаль, шулай ук гаилә белән, рус һәм татар телләрендә булырга мөмкин. Флешмобта танылган сәнгать әһелләре, театр артистлары, язучылар, Чаллы шәһәренең мәдәният оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең катнашуы көтелә.