Быел Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме 26 нчы апрельдә көндезге сәгать 12дә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Интернетта башланачак, аңа “шигырь бәйрәме” хештегы белән кушылып булачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде.
“Шигырь бәйрәме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында Габдулла Тукай һәйкәле мәйданчыгында үтә иде. Быел, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Тукай һәйкәле янына халыкны җыеп булмас, — диде ул. — Шуңа күрә бу көнне шагыйрьләр шигырьләрен видео белән юллаячак, шигърият бәйрәме социаль челтәрләрдә барачак.” Флешмобта өлкән шагыйрьләр дә, яшьләр дә катнашачак. Видеоязмаларны “шигырь бәйрәме” һәм “Тукай туган көн” хештеглары белән урнаштыру сорала.