Бу хакта университетның Инстаграмдагы рәсми аккаунты хәбәр итә. «Гаризаларны һәм документларны электрон рәвештә абитуриентның шәхси кабинеты аша «Буду студентом» бүлегендә тапшырырга мөмкин булачак. Керү имтиханнары 19 июльдә башланып китәчәк. Бюджет урынына кабул ителүчеләрнең сиксән проценты 19 августта, калганнары 24 августта билгеле булачак” — диелә. Документларны электрон рәвештә бирү, иҗади һәм профессиональ юнәлештәге эшләрне дә исәпкә алып, керү имтиханнарын дистанцион тапшыру, шартнамәләрне дистанцион рәвештә төзү, дистанцион укыту өчен түләү буенча сервис эшли. Хәзерге вакытта абитуриентларга, университетның цифрлы сервисы буларак, электрон имза бирү технологиясе әзерләнә.