Россия президенты Владимир Путин эшмәкәрләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады. Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында дәүләт башлыгы зыян күргән тармакларда кече һәм урта бизнеска түләүсез финанс ярдәме күрсәтергә тәкъдим итте. Бу чара инде кабул ителгән чараларга өстәмә рәвештә гамәлгә ашарга тиеш. Бу акчаларны хезмәт хакын түләүгә һәм апрель-май айларында түләү дәрәҗәсен саклап калуга юнәлдерергә мөмкин. Ярдәм күләме хезмәткәрләр санына бәйле булачак. Мөрәҗәгать итүләр бизнесны үстерү өчен уңайлы булырга, гаризалар онлайн режимында бирерлек булырга тиеш. Яңа пункт та тәкъдим ителде — әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен бизнеска ташламалы кредитлар бирү. Төбәкләргә хезмәт хакын, пособиеләрне түләү һәм бюджетның баланслылыгын тәэмин итү өчен 200 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.