Бу хакта РИА Новости агентлыгы COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
Соңгы тәүлектә 84 төбәктә коронавирус инфекциясе йоктыруның 3448 яңа очрагы (+14,1 процент) теркәлгән. Шуларның 1370е – Мәскәү шәһәрендә, 467се – Мәскәү өлкәсендә, 154е – Санкт-Петербургта. 34 кеше үлгән.Россиядә коронавирустан барлыгы 232 пациент вафат булган, 2304 кеше терелгән.
Ә, Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«10 кеше госпитальләргә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана, авырулары җиңел формада уза», — диде ул.
Коронавирус табылган кешеләр: 18 яшькә кадәр — 1 кеше, 18-30 яшь аралыгында — 3, 30-50 яшьлекләр — 5, 50-60 яшь аралыгында — 4, 60-70 яшь аралыгында — 7 кеше. Тагын бер 70-80 яшь аралыгында өлкән кеше.
«8 очрак читтән кертелгән, 13 очрак якыннары белән контакттагылар. 8 кеше Казаннан, 5 кеше Чаллыдан, 2 кеше Лаеш, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Азнакай, Саба, Балтач районнарында берәр кеше», — диде Лилия Галимова.