Instagram социаль челтәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган битлек барлыкка килде.
ТАССЭффект булдыру идеясен Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе тәкъдим иткән. Битлекне учреждениенең @kirmos_info рәсми аккаунтында «Битлек» бүлегендә табарга була. ТАССРның 100 еллыгы стилендә эшләнгән битлекне теләсә кайсы кулланучы файдалана ала. Шулай ук экранга баскач, Татарстандагы милли баш киеме – түбәтәйне дә киеп карарга мөмкин.