Урманнарда янгын юк, шулай да уяулыкны киметмәскә кирәк. 2011 елдан 2019 елга кадәр Татарстан урманнарында бер янгын да чыкмаган. Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Урманчыларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә, соңгы елларда урманнарда гадәттән тыш хәлләр булганы юк. Ут чыгу очракларының 45 проценты майда шәһәр яны районнарында, кешеләр бакчаларга йөри башлагач була иде. Ел саен язын коры җылы һава урнашуга, 100 урман янгыны очрагының 82се коры чирәм яндыруга туры килә иде. Россиядә 2020 ел башыннан 1345 урман янгыны теркәлгән. 200 мең гектар мәйданда урманнар янган. Татарстан урманнарында янгыннар чыкмауны кисәтү максатыннан янгын сүндерү станцияләре тикшерелде, кирәкле техника, инвентарь алдан хәстәрләп куелган. Исегезгә төшерәбез, 10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.