Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң республика шәһәрләре һәм районнарына керү урыннарында куелган постларда 743 305 кеше тикшерелгән. Аларның 3 меңгә якыны төрле административ хокук бозулар өчен штраф алган. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылган.
Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.