Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратуларны да кабул итәчәк. Моңарчы ул Татарстанда яшәүчеләрдән өйдән чыгу өчен СМС-пропусклар алу мәсьәләләре буенча шалтыратуларны кабул итте.
8 800 250 90 33 Кол-үзәкнең номеры экранда күрсәтелгән. Аңа СМС-пропуск алуга бәйле проблемалар белән шалтыраталар. 75 меңгә якын шалтырату булган. Ә бу атнадан башлап әлеге колл-үзәк эшләрен югалткан кешеләр өчен федераль порталда теркәлү мөмкинлеге белән бәйле шалтыратуларны да кабул итәчәк һәм алар үзләренә тиешле 12 мең сум күләмендә субсидия алачак. Россия Президенты Владимир Путинның барлык эшсезләргә 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләргә йөкләмә бирүе хакында хәбәр иткән иде инде. 8 апрельдән эшсезләрне «Россиядә эш» порталында электрон рәвештә теркиләр. Моның өчен гариза тапшырырга һәм аңа резюме беркетергә кирәк. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта гариза тапшыру зарур.