Эшсез статусын алу өчен гаризаны хәзер «Россиядә эш» порталында һәм дәүләт хезмәтләре сайтында электрон формада бирергә мөмкин. Система эшен Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Ул Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды һәм авыр хәлдә калган кешеләр белән аралашты. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, теркәү процедурасы гади һәм уңайлы, ә пособиеләрне түләү срогы максималь кыска булырга тиеш. Искәртеп узабыз, Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 1 марттан соң эшсезлек буенча пособие 12 мең 130 сум күләмендә түләнәчәк. Чикләү чаралары кертелү сәбәпле, эшли алмаучы үзмәшгульләр да түләүләрне алырга дәгъва итә алалар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов