Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. 2019 нчы елда Казан эшче һөнәрләре арасында Ворлдскилс стандартлары буенча дөнья чемпионатын кабул итте Хәзер башкалабызның чемпионатны уздыру хокукын ничек яулавын һәм аңа әзерлекне искә төшерербез.
2019 нче ел Татарстанда эшче һөнәрләре елы буларак игълан ителде. Чөнки Казан “Булачак синең кулларда” дигән девиз белән һөнәр осталарының 45 нче дөнья чемпионатын уздырырга әзерләнде. Башкалабыз ярышларны үткәрү хокукын 2015 нче елда Сан Паулуда Ворлд скилзның Генераль Ассамблеясендә отты. Ил хөкүмәте оештыру комитетын төзеде, ярышларга әзерлек башланды. Республика делегациясе Абу Дабида булып кайтты, анда осталарның алдагы ярышлары узган иде. Уннарча ресурс үзәгендә күнегүләр үткәрелде, ярышларның шәһәр-район этаплары узды, Көньяк Сахалинда төбәк этабында узган ярышта команда формалашты. Бу барлык компетенцияләр буенча тәкъдим ителгән бердәнбер җыелма команда иде. Нәтиҗәдә – икенче урынны алды. Алты кеше Россияне Венгриядә Евроскилзда чыгыш ясады, шуларның бишесе алтын һәм көмеш медальләр яулады. Аларның планета беренчелегендә җиңү мөмкинлеге бар иде. Хезмәт Олимпиадасында катнашучылар өчен Казан экспо Халыкара күргәзмәләр үзәген төзеделәр.