Укучыларның һәм студентларның язгы каникулларыннан соң, һәркайда онлайн режимда укытуга күчтеләр. Буа районының 32 мәктәбендә дә дистанцион формада укыталар. Балалар бакчаларында исә, гадәттәгечә, дежур төркемнәр эшләүләрен дәвам итә. Яңача укыту ничек бара, аңа карата педагоглар, укучылар һәм ата-аналарның фикерләре нинди? Бу хакта киләсе язмада.
6нчы сыйныфта математика дәресе бара. Укытучы апалары такта янында түгел, ә компьютер аша дәрес бирә. Сөембикә Гарипова Түбән Наратбаш мәктәбендә математика фәненнән белем бирә. Мондый форматта дәрес бирергә язгы каникул чорында ныклап хәзерләнгәннәр. Дәресләрне хәзер укучылар каршында кулына акбур тотып түгел, дистанцион рәвештә аңлата.
Математика укытучысы Сөембикә Гарипова:”Укучылар белән эшләү бөтенләйгә башка төрле. Математика дәресе аеруча да. Без аларны такта яныа чыгарабыз. Белмәгән әйберне кабат аңлатырга мөмкин. Шундый кыенлыгы бар”
Әмма килеп чыккан ситуациядән чыгу юлларын да тапканнар. Читтән торып белем алуга килгәндә, укучылар бик тә җитди карыйлар икән.
Математика укытучысы Сөембикә Гарипова:”Балалар барысы да эшлиләр. Без язгы каникул вакытында вакытны юкка үткәрмәдек. Балалар белән тренировкалар уздырдык. Бөтен балалар да системада эшли белә”
Тарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Рафис Борһанов:”6нчы апрельдән башлап беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак”
Бүген районда 32 мәктәптә 4662 укучы белем ала. Барысы да дистанцион белем ала. Кайбер мәктәпләр, әти-әниләр фикерен истә тотып, белем бирүне ике сменада алып баралар.
Р.З. Сәгъдиев ис.мәктәп директоры Светлана Победимская”Дәресләр тәртибе шундый итеп оештырылды, укучылар ике сменада белем ала.Беренче сменада 7-11 нче сыйныфлар, икенче сменада 1-6 сыйныф укучылары. Чөнки югары сыйныф укчылары тоштән соң имтиханнарга хәзерләнә”
Түгәрәкләр гадәттәге тәртиптә эшли.Тик алар да дистанцион формада гына. Мәгариф министры Рафис Борһанов балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте.
Ә дежур төркемнәргә балаларын бары тик эшләүче ата-аналар гына йөртә ала. Тәртип шундый.
Урта профессиональ уку йортында икенче бер системада уңышлы эшли.
Бүлек җитәкчесе Лилия Шәкүрова:”Студентлар белән эш җайга салынган. Без алар өчен махсус курслар булдырдык. Биредә һәр студентка бирем бирелә, алар билгеле бер вакыт эчендә әлеге биремне үтәп, җитәкчегә тапшырырга тиешләр”
Барлык дәресләр дә 30ар минут дәвам итә. Бу СанПИН таләбе.
Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.