Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесенә 18 яшь тулмаган, дүртесе — 18-30, унысы 30-50 яшьтә, җидесе 50 яшьтән өлкәнрәк.
«Коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган», — дип искәртте Галимова.