Салым органнары тикшерүләре, яз ахырына кадәр туктатыла. 31 майга кадәр салым органнары, декларация яки иминият взнослары буенча түләүләр вакытында тапшырылмаса, банклардагы исәп-хисап счетларын япмаячак.
Медицина оешмалары өчен дә яңалык бар. Июнь башына кадәр, салым түләүченең счетлары буенча операцияләрне туктату турында карар булса да, банк яки шәхси счетларны ачуны тыю гамәлдән чыгарылган. Шулай ук, блокировкага дучар булган счетлардагы акчаны медицина эшләнмәләре һәм дарулар сатып алуга тоту өчен рөхсәт бирелә.
Салым түләүчеләрнең документлары соралса, аларны тапшырырга тиешле вакыт озайтыла. Мондый кагыйдә июньгә кадәр гамәлдә булачак.