Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда яшәүче 32 мең сугыш ветераны һәм анда катнашучы түләүләр алган. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аларның барысы да, шулай ук Ленинград блокадасында булучылар, балигъ булмаганнар һәм балигъ булган элеккеге тоткыннарга 25 әр мең сум бирелгән. Ә тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына бер мәртәбә бирелә торган бишәр мең сумны алган.
Россия Президенты йөкләмәсе буенча Татарстанда башка социаль түләүләрне автомат рәвештә озайту турында карар кабул ителде. Барлык социаль яклау бүлекләре дистанцион режимда эшли. Социаль ярдәм чараларының барысы да Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча автомат рәвештә озайтылачак. Бу республиканың 600 мең кешесенә кагылачак. Түләүләр алмаган кешеләр алар турында электрон рәвештә белә ала. Шулай ук электрон рәвештә аларны алуга гаризалар да рәсмиләштерергә мөмкин.